ГОЛИЦЫНЫ
- ГОЛИЦЫННАР
|
137. ГОЛИЦЫНЫ. Также
спорная фамилия с несколькими версиями родословия: 1) от Голицы по прозвищу Булгак, правнука Великого князя литовского Гедимина (Едиман?) и внука Наримонта (Наримана?), сына Гедимина, (ОГДР, I, с. 2); 2) от князя Булгакова
Голицы, томившегося в польско-литовском плену с 1514 по 1552 год (БК, I, с. 181; Зимин 1980, с. 30); 3) от князя Михаила Ивановича Голица Куракина, умершего в 1558 году (Веселовский 1974 с. 82) 4) от сына Ивана Булгака Михаила Голицы, внука Патрикая Наримонто-вича, сына Гедимина - Великого князя
литовского (Веселовский 1969, с. 69, 89); в родстве с Хованскими и Корецкими. Во всех четырёх версиях присутствуют имена, связанные с тюркскими прозвищами — см. Булгак, Едиман, Нариман, Курака, поэтому вслед за Н.А.Баскаковым (1979, с. 47 — 48) вполне возможно допустить тюркское происхождение Голициных, может быть, даже от булгар, бежавших от монгольского нашествия вначале в Литву, а затем вышедших на Русь. Активная жизнь потомков, приходящаяся на ХVII — ХVIII вв., нередко была
связана с Поволжьем и Казанью. Голицын Борис Александ-рович в 1683 — 1713 годы возглавлял Казанский приказ, т.е. был фактически правителем Поволжья; Голицын Василий Васильевич участвовал в событиях 1610 — 1613 гг., был одним из претендентов на российский трон; позднее — князья, сенаторы, учёные, военные (ЭС, 1987, с. 317). |
137. ГОЛИЦЫННАР.
Бу да бәхәсле,
нәсел башы төрлечә аңлатылган фамилия: 1.
Литваның Бөек кенәзе Гедимин-ның (Едиман?) улы,
аның улы Нари-монтның
(Нәриман?) "Булгак" куша-матлы оныгы Голицыдан
башлана (ОГДР I, 2). 2. 1514-1552
елларда поляк-литва әсирлегендә җәфа чиккән
кенәз Булгаков Голицыдан (БК I, 181; Зимин 1980, 30). 3. 1558 елда
улгән Михаил Иванович Голица Куракиннан (Веселовский 1974, 82). 4.
Литваның Бөек кенәзе Гедиминның улы Патрикай Наримон-товичның
оныгы, Иван Булгакның малае Михаил Голицадан (Веселовс-кий
1969, 69, 89); Хованскийлар һәм Корецкийлар белән
тугандашлар. Дүрт фикердә дә, төркиләр
белән бәйләнешле Kушаматлар - Булгак, Едеман, Нариман,
Курака булганга, Н.А.Баскаков (1979, 47-48) фикеренә кушылып,
Голицыннарның төркиләр-дән чыкканлыгын кабул
итәргә мөмкин. Бәлкем, алар, монгол явыннан куркып,
башта Литвага качкан, аннан соң Руська чыккан болгарлар булгандыр. XVII-XVIII
йөзләрдә яшәгән бу нәсел кешеләренең
актив тормышы Идел буе һәм Казан белән
бәйләнештә үткән: Голицын Борис Александрович
1683-1713 елларда Казан Приказын җитәкләгән, ягъни
Идел буеның идарәчесе булган; Голицын Василий Васильевич
1610-1613 елдагы вакый-галарда катнашып, Россия тәхетен дәгъва
итүчеләрнең берсе була. Нәселләреннән
соңыннан кенәзләр, сенаторлар, галимнәр,
хәрбиләр чыккан (ЭС 1987, 317). |