ВИСЛОУХОВЫ
– ВИСЛОУХОВЛАР
|
129. ВИСЛОУХОВЫ. Знатная боярская фамилия в родстве с Сабуровыми (см). В родословной (см. БК, II, с. 296, № 413) сообщается, что основатель рода Семён Вислоух был внуком Фёдора Сабура, внука Дмитрия Зерно (см.), дед которого легендарный князь Чета выехал из Золотой Орды на службу к Великому князю Ивану Дмитриевичу (Калите). В ХV веке Вислоуховы были уже боярами в Новгородской земле, а в ХVI веке активно участвовали воеводами в Ливонской войне. Связь с Сабуровыми, имеющими фамилию от тюркского прозвища Сабур — арабо-тюркское "терпеливый" (Баскаков 1979, с. 57) заставляет думать о тюркском происхождении и Вислоуховых. |
129. ВИСЛОУХОВЛАР. Мәшһүр
боярлар фамилиясе, Сабуровлар (к.) белән туганлыкта.
Шәҗәрәләрендә хәбәр
ителгәнчә ( БК II, 296, №
413), нәсел башы Семен Вислоух Федор Сабурның оныгы булган,
ә ул үзе Дмитрий Зерно (к.) оныгы. Аның бабасы - Алтын
Урдадан Бөек кенәз Иван Дмитриевичка (Калитага)
хезмәткә күчкән легендар кенәз Чета. ХV йөздә Вислоуховлар Новгород
җирендә боярлар булалар, ә ХVI йөздә Ливон
сугышында воеводалар буларак актив катнашканнар. Тамырында "сабыр"
дигән мәгьнәле гарәп-төрки сүзе (Баскаков
1979, 57) Сабур
төрки кушаматыннан ясалган. Сабуровлар белән тугандаш булуларына
карап, Вислоуховларның да төрки чыгышлы булулары турында уйларга
мөмкин. |