ЗЛОБИНЫ
- ЗЛОБИННАР
|
170. ЗЛОБИНЫ. В
официальных родословиях сообщается, что Злоби-ны происходят от Злобы сына Минча-ка Касаева (Касаевича), выехавшего из Большой Орды к Великому князю Василию Дмитриевичу (ОГДР, V, с. 33; БК, II, № 458). Если это так, то Злобины оказываются в родстве с Давыдовыми, Оринкиными, Уваро-выми (см.). С.Б.Веселовский в одной из своих ранних работ (Веселовский 1969, с. 458), указывая на то, что Иван Иванович Злоба уже во второй половине ХV века был воеводой, сомневается в ордынско-тюркском выходе Злобиных. В одной из своих поздних работ (Веселовский 1974, с. 123) он приводит тюркские имена (Карандей, Курбат) Злобиных и уже не высказывает сомнения в их тюркской принадлежности. Н.А.Баска-ков (1979, с. 96 — 97), хотя и не рассматривает Злобиных как тюркс-ких выходцев, но зато приводит этимологию почти всех тюрко-арабских прозвищ в фамилии рода Злобиных. Так, имя Минчак он возводит к тюркскому прозвищу Мунджак — мунчак "драгоценный камень,
ожерелье" (Баскаков 1979, с. 96 — 97), хотя возможна и трактовка этого имени, как Минчак |
170. ЗЛОБИННАР. Рәсми шәҗәрәләрендә,
Злобиннар Олы Урдадан Бөек кенәз Василий Дмитриевичка
күченгән Минчак Касаев (Касаевич) улы Злобадан башлана,
диелә (ОГДР V, 33; БК II, М 458). Әгәр бу шулай икән,
Злобиннар Давыдовлар, Оринкиннар, Уваровлар (к.) белән тугандаш булып
чыгалар. С.Б.Веселовский (1969, 458) үзенең элегрәк язылган
бер хезмәтендә Иван Иванович Злобаның инде XV
йөзнең икенче яртысында ук гаскәр башы булуын
күрсәтеп тә, Злобиннарның төрки-урда чыгышына
шик белдерә. Соңрак язылган икенче бер хезмәтендә ул
(1974, 123) Злобиннарның төрки исемнәрне (Карандей Курбат)
атап, аларның төрки булуын шик астына куймый. Н.А.Баскаков (1979,
9б-97) Злобиннарны төркиләрдән чыккан дип
исәпләмәсә дә, Злобиннар нәселен-дәге
төрки-гарәп исемнәренең бөте-несенең
дә диярлек этимологиясен бирә: Минчак исеменең
төркиләрдәге Мунчак "кыйммәтле таш,
муенса" сүзеннән ясалганлыгын әйтә. Бу
исемнең килеп чыгышын икенче төрле дә аңлатырга
мөмкин: Минчак – кыпчак-башкорт
берләшмәләренең Мин кабиләсе кешесе.
Н.А.Баскаков (1979, 97) "Касай”ны (Косай) ирләр
исеме булып, "Коус ай"дән (ягъни "бөгелгән
ярымай") ясалуын әйтә. Карандеевлар фамилиясен тикшер-гәндә
дә ул ( 1979, 149, 251) Карандей исеменең төрки-татар Карынды "зур корсаклы",
ә Курбат исеменең төрки-гарәп Карабат "кыска буйлы"
сүзләреннән ясалуын күрсәтә. Злобиннар
фамилиясен йөрткән язучылар. галимнәр,
төзүчеләр һ.б. барлыгы билгеле ( РБС VII, 411-417). |